Ethnoglobus » НАРОДЫ » Бакуда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Бакуда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Бакуда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
НАРОДЫ
Ethnoglobus.Az
Фото: Ethnoglobus
18:34, 17 fevral 2025
2 599
0
Каюм Насыйри институты матбугат хезмәте

Кичә Татарстан Республикасының Азәрбайҗандагы Даими вәкиллегенең актлар залында татар галиме, мәгърифәтче, этнограф Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль чара узды. Бу хакта Каюм Насыйри институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Бакудагы Каюм Насыйри Институты мәгариф-мәдәни үзәге, «Ак калфак – Баку» татар хатын-кызлар җәмгыяте, «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе, «Туган тел» һәм Азәрбайҗандагы татарлар җәмгыяте ярдәмендә оештырылды.

Әдәби-музыкаль чараны Каюм Насыйри институтының Бакудагы үзәге җитәкчесе һәм методисты Эльмира Юсифли ачты. Ул галимнең фәнгә, әдәбиятка, тел белеме һәм этнографиягә керткән зур өлеше турында сөйләде. Шуннан соң Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗаты турында видеоролик күрсәтелде. Каюм Насыйри үзәге укучылары башкаруында «Бишек җыры» күренеше тәкъдим ителде һәм татар халык җырлары белән «Ак калфак» ансамбле чыгыш ясады.

Кич дәвамында Бакудагы татар иҗат коллективлары – «Ак калфак», «Лалә» (Каюм Насыйри үзәге), «Туган тел», «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе һәм «Азәрбайҗандагы татар җәмгыяте» башкаруында борынгы татар җырлары, бәет, хикәят, шигырь, вәгазь, мөнәҗәтләр һәм музыкаль композицияләр яңгырады. Шулай ук «Ялкын» бию коллективы солистлары татар милли биюен күрсәтте. Чара ахырында барлык катнашучылар һәм кунаклар бергәләп татар халкының официаль булмаган гимнын «Туган тел»не җырлады.

Әдәби-музыкаль кичә ахырында фойеда эчемлекләр һәм Каюм Насыйриның «Аш-су остасына киңәшләр» («Иршад әл-Әтбиха илә Истихдар әл-Әтгима») китабындагы рецептларга нигезләнгән татар тәм-томнары тәкъдим ителде. Шулай ук чара вакытында, вәкиллек фойесында Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә оештырылды.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз


Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bakuda-kayum-nasyirinyn-tuuyna-200-el-tuluga-bagyslangan-adabi-muzykal-kica-uzdy-5900513?fbclid=IwY2xjawIgNStleHRuA2FlbQIxMAABHY9wjdbmzHK_1rdqB61r5cDySKxrYMbHm__JhlLzymcz85fFUNWKt5qQtw_aem_E75wsEXiT_HMH-ZWMK5fBw

Читайте также:
Татары под властью русских 1552-1913 гг.
Татары под властью русских 1552-1913 гг.
09.06.24, ТЮРКОЛОГИЯ
Азәрбайҗан тарихчысы Бакудагы беренче татар актрисалары турында: Аларга янаулар булган
Азәрбайҗан тарихчысы Бакудагы беренче татар актрисалары турында: Аларга янаулар булган
18.12.24, КУЛЬТУРА
Литовские татары в XVII-XX вв.
Литовские татары в XVII-XX вв.
10.11.25, Тюркология
ОТЧЕТНО-ВЫБОРНОЕ ЗАСЕДАНИЕ ПРАВЛЕНИЯ РЕСПУБЛИКАНСКОГО ОБЩЕСТВА ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫ  «ТУГАН ТЕЛ».
ОТЧЕТНО-ВЫБОРНОЕ ЗАСЕДАНИЕ ПРАВЛЕНИЯ РЕСПУБЛИКАНСКОГО ОБЩЕСТВА ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫ «ТУГАН ТЕЛ».
01.04.22, НАРОДЫ
В Баку состоялся Фестиваль татарской кухни
В Баку состоялся Фестиваль татарской кухни
04.03.24, ПРАЗДНИКИ, ОБРЯДЫ
В Баку прошел вечер, посвященный истории татар Азербайджана
В Баку прошел вечер, посвященный истории татар Азербайджана
22.09.25, НАРОДЫ
КУШАНСКОЕ ЦАРСТВО – БУДДИСТСКАЯ ИМПЕРИЯ ЦЕНТРАЛЬНОЙ АЗИИ И ИНДИИ
КУШАНСКОЕ ЦАРСТВО – БУДДИСТСКАЯ ИМПЕРИЯ ЦЕНТРАЛЬНОЙ АЗИИ И ИНДИИ
29.11.24, ИСТОРИЯ И ОБЩЕСТВО
КРЫМСКИЕ ТАТАРЫ  И КНЯЖЕСТВА ЦЕНТРАЛЬНО-ВОСТОЧНОЙ ЕВРОПЫ  1538-1713.
КРЫМСКИЕ ТАТАРЫ И КНЯЖЕСТВА ЦЕНТРАЛЬНО-ВОСТОЧНОЙ ЕВРОПЫ 1538-1713.
11.06.24, АНТРОПОЛОГИЯ
Дая-Хатын ‒ важнейший памятник Туркменистана на Великом Шелковом пути
Дая-Хатын ‒ важнейший памятник Туркменистана на Великом Шелковом пути
29.10.21, АНТРОПОЛОГИЯ
«ТРАДИЦИОННЫЕ КАЛЕНДАРНЫЕ ОБРЯДЫ ТАТАРСКОГО НАРОДА»
«ТРАДИЦИОННЫЕ КАЛЕНДАРНЫЕ ОБРЯДЫ ТАТАРСКОГО НАРОДА»
06.03.24, ПРАЗДНИКИ, ОБРЯДЫ
В Баку проходит фестиваль CultRural-2022 – творческий бизнес представителей Азербайджана и Болгарии
В Баку проходит фестиваль CultRural-2022 – творческий бизнес представителей Азербайджана и Болгарии
07.08.22, КУЛЬТУРА
Состоялся первый Курултай по этнотуризму "Кочевой путь Гянджабасара и традиции кочевья: по следам предков"
Состоялся первый Курултай по этнотуризму "Кочевой путь Гянджабасара и традиции кочевья: по следам предков"
09.07.24, ТУРИЗМ
В Азербайджане прошел прекрасный татарский национальный праздник "Карга боткасы".
В Азербайджане прошел прекрасный татарский национальный праздник "Карга боткасы".
04.06.24, ПРАЗДНИКИ, ОБРЯДЫ
Кимакский каганат – кочевая империя Центральной Азии
Кимакский каганат – кочевая империя Центральной Азии
12.11.24, ТЮРКОЛОГИЯ
Битвы империй за Азербайджан (XIII-XV вв.)
Битвы империй за Азербайджан (XIII-XV вв.)
27.06.24, ИСТОРИЯ И ОБЩЕСТВО
Империя Юань – Монгольская империя Внутренней Азии и Китая
Империя Юань – Монгольская империя Внутренней Азии и Китая
28.01.25, Тюркология