Ethnoglobus » КУЛЬТУРА » Азәрбайҗан тарихчысы Бакудагы беренче татар актрисалары турында: Аларга янаулар булган

Азәрбайҗан тарихчысы Бакудагы беренче татар актрисалары турында: Аларга янаулар булган

Азәрбайҗан тарихчысы Бакудагы беренче татар актрисалары турында: Аларга янаулар булган
КУЛЬТУРА
Ethnoglobus.Az
Фото: Ethnoglobus
12:50, 18 dekabr 2024
2 552
0

Автор: Гөлүзә Ибраһимова

Фото: tatar-inform.tatar/ Гөлүзә Ибраһимова

  • Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты уздырган фәнни-гамәли конференциядә Азәрбайҗаннан тарих фәннәре докторы, профессор Севиндж Алиева катнашты. Ул XX-XXI гасырда Азәрбайҗан мәгариф, мәдәният һәм фән системасында татар хатын-кызларының роле дигән темага чыгыш ясады. Театр дөньясына һәм укытучылыкка ул аерым тукталды.

«Азәрбайҗанда театрда хатын-кыз ролен дә ир-атлар башкарган. Беренче актриса татар хатын-кызы була. Ул – Мәрзия Давытова. «Севиль»дип исемләнгән спектакльдә уйнаганда ул башыннан бөркәнчеген сала. Залдагы хатын-кызлар да, илһамланып, бөркәнчекләрен салалар. Ул вакытта актрисаларга авыр булган, аларга янаулар булган, куркытканнар», - дип сөйләде ул.

Белгеч Азәрбайҗанда беренчеләрдән булган башка татар актрисаларының исемнәрен дә атап китте: Фатма Мохтарова, София Басирзаде һәм башкалар.

«Театр дөньясындагы, белемле ир-атлар аңлаган, аларның сәләтен күргән. Татар актрисалары бездә күп. Фильмнарда гына аларны чәчәкләргә күмәләр, ә чынлыкта алай булмаган. Байкотлар булган, протест белдереп, хатын-кыз уйнаган спектакльләргә килмәгәннәр. Театр хатын-кызларны саклаган, чөнки янаулар булган. Бүген театрда хатын-кыз уйнасын һәм залда да утыра алсын өчен алар барысын да җиңеп чыккан», – дип сөйләде ул.

Тарихчы Азәрбайҗан мәктәпләрендәге беренче укытучылар да татар хатын-кызлары булуын сөйләде.

«Рәсми мәгълүмат буенча, хәзерге вакытта Азәрбайҗанда 25 мең тирәсе татар яши. Әлбәттә, алар бүген генә килмәгән, бу берничә гасыр дәвамында булган. Татарларның 97 проценты Бакуда яши. Азәрбайҗанга бик белемле кешеләр, мөгаллимнәр килгән. XIX гасыр азагы – XX гасыр башында Азәрбайҗанда дөньяви мәктәпләр ачыла, беренче укытучылар арасында татар хатын-кызлары була. Уку йортлары белем генә түгел, тәрбия дә биргән. Укучы кызлар өчен татар укытучысы яңа хатын-кыз образы була. Башка дөньяны ача», – дип сөйләде ул. 

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/azarbaian-tarixcysy-bakudagy-berence-tatar-aktrisalary-turynda-alarga-yanaular-bulgan-5896608?fbclid=IwY2xjawHPd6BleHRuA2FlbQIxMQABHVsBxjXB6dd1Db7J3DtgZwVY-3xxlOCZyQYTfcY-1r2vFIg6iYI3kpF1Sw_aem_tFOZrZMJUhRg9G_xSzavvQ

Читайте также:
Бакуда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
Бакуда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
17.02.25, НАРОДЫ
Татары под властью русских 1552-1913 гг.
Татары под властью русских 1552-1913 гг.
09.06.24, ТЮРКОЛОГИЯ
Литовские татары в XVII-XX вв.
Литовские татары в XVII-XX вв.
10.11.25, Тюркология
Архаизм Талибана: куда уходят корни одиозного отношения к женщинам в Афганистане
Архаизм Талибана: куда уходят корни одиозного отношения к женщинам в Афганистане
10.09.24, ЭТНОПОЛИТИКА
Расширение НАТО было ошибкой?
Расширение НАТО было ошибкой?
22.04.22, АНАЛИТИКА
Сборная Казахстана по кокпару начала первые тренировки на стадионе Игр кочевников в Астане
Сборная Казахстана по кокпару начала первые тренировки на стадионе Игр кочевников в Астане
29.08.24, СПОРТ
Военное дело Улуса Джучи (Золотой Орды)
Военное дело Улуса Джучи (Золотой Орды)
12.02.25, Тюркология
Грузины представили в Баку нашумевшее шоу "Огонь Грузии"
Грузины представили в Баку нашумевшее шоу "Огонь Грузии"
14.02.22, КУЛЬТУРА
О ПЕРСПЕКТИВАХ РАЗВИТИЯ ТЮРКСКОГО МИРА
О ПЕРСПЕКТИВАХ РАЗВИТИЯ ТЮРКСКОГО МИРА
31.12.24, КОНФЕРЕНЦИИ
Башкортостан в ХХ – XXI вв.
Башкортостан в ХХ – XXI вв.
26.06.24, ИСТОРИЯ И ОБЩЕСТВО
НОГАЙЦЫ В XV-XVIII ВВ.
НОГАЙЦЫ В XV-XVIII ВВ.
19.09.24, ТЮРКОЛОГИЯ
Баку тұрғындары қазақ мәдениетімен танысуда
Баку тұрғындары қазақ мәдениетімен танысуда
16.10.23, ЭТНОПОЛИТИКА
КРЫМСКИЕ ТАТАРЫ  И КНЯЖЕСТВА ЦЕНТРАЛЬНО-ВОСТОЧНОЙ ЕВРОПЫ  1538-1713.
КРЫМСКИЕ ТАТАРЫ И КНЯЖЕСТВА ЦЕНТРАЛЬНО-ВОСТОЧНОЙ ЕВРОПЫ 1538-1713.
11.06.24, АНТРОПОЛОГИЯ
Наследники Золотой Орды: известные ученые Казахского ханства и Ногайской Орды
Наследники Золотой Орды: известные ученые Казахского ханства и Ногайской Орды
09.12.21, ИСТОРИЯ И ОБЩЕСТВО / ТЮРКОЛОГИЯ
Крымскотатарская поэзия ханского периода. Опыт исторической биографистики
Крымскотатарская поэзия ханского периода. Опыт исторической биографистики
21.06.24, КУЛЬТУРА
Русскоязычная коранистика досоветского периода
Русскоязычная коранистика досоветского периода
26.05.23, ИСТОРИЯ И ОБЩЕСТВО